Раббыбыз кешелек дөньясына күпме нигъмәтләр биргән, бар Җир шарын кешеләргә (хезмәт итәргә) буйсындырган. Без туклансын өчен, төрле-төрле ризыклар биргән. Ә ни өчен? Уйлап, фикерләп караганыбыз бармы? Без бер хакыйкатьне бик яхшы беләбез: бернәрсә дә бушка бирелми. Һәрбер нәрсә өчен түләргә кирәк. Кибеткә кереп кирәк-ярак алсак, кассага барып акча түлибез. Түләмичә алып китсәк, арттан куып тотып, барыбер түләтәчәкләр яки, аннан да аянычы, төрмәгә ябып куярга мөмкиннәр. Ә менә Аллаһ биргән нигъмәтләрне кулланабыз, тик аларның безгә нәрсә өчен бирелгәнен дә, шөкер итеп рәхмәтле булырга тиешлегебез турында да уйламыйбыз. Бушка кулланып, түләмичә яшәсәк, безне дә бер көн газапка тартмаслармы? Раил Фәйзрахманов.