Публикации канала
Лента канала- +6
Бүген Актанышта дөньякүләм танылган йөгерешче, җиңел атлетика буенча күпсанлы мактаулы титулларга ия якташыбыз Фирдәвис Шәемов истәлегенә җиңел атлетика ярышлары узды. Ярышлар Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге стадионда оештырылды. Анда район мәктәпләреннән 200гә якын укучы катнашып, үзләренең физик әзерлекләрен сынады. Ярыш барышында укучылар ГТО нормативларын да тапшырды. Әлеге нормативларны алдан ук уңышлы үтәгән укучыларга алтын түштамгалар тапшырылды. Төп мәктәпләр арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә: I урын — Теләкәй мәктәбе; II урын — Байсар мәктәбе; III урын — Яңа Әлем мәктәбе. Урта мәктәпләр арасында: I урын — Актанышның 1нче һәм 2нче мәктәпләре; III урын — Актаныш гимназиясе. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/sport/aktanysta-firdavis-saemov-istalegena-inel-atletik…
Читать целиком499 Иске Сәфәр мәктәбендә яу кырларында һәлак булган дүрт батырның якты истәлеге мәңгеләштерелде.
339- +8
🪖 🇷🇺Иске Сәфәр мәктәбендә дүрт батыр якташның исемнәре мәңгеләштерелде Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/beznen-geroilar-1734328064/iske-safar-maktabenda-durt-batyr-iaktasnyn-isemnare-mangelasterelde
383 Якташыбыз Рәмдил Хәбировның якты истәлеге Иске Сәфәр авылында мәңгеләштерелде. Әлеге чарадан видеомизгелләр.
410- +1
🏆Актанышта регионара шахмат турниры башланды Өч көн дәвам итәчәк ярышта төрле шәһәр һәм районнардан 120дән артык яшь шахматчы катнаша. Бүген Актаныштагы «Балалар иҗат үзәге»ндә регионара шахмат турниры старт алды. Ярышның ачылу тантанасында хөрмәтле кунаклар, яшь шахматчылар, аларның тренерлары һәм остазлары катнашты. Ярышка Октябрьский, Оренбург, Мамадыш, Чаллы, Минзәлә, Бөгелмә, Баулы, Әлмәт шәһәрләре һәм Актаныш районыннан яшь шахматчылар килгән. Турнирның ачылу тантанасында яшь спортчыларга изге теләкләрен «БлагоДарение» хәйрия фонды директоры Фәрит Салихов һәм район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова җиткерде. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/sport/aktanysta-regionara-saxmat-turniry-baslandy
420 Пучы картлар һәм инвалидлар йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасыннан җылы мизгелләр.
462
Подписчики
2 094
Публикации
2 646
Обновление
2 октября 2026 г.
Первая публикация
12 июня 2026 г.
Активность канала
За 7 дней
71
публикаций
За 30 дней
128
публикаций
Просмотров за 90 дней
185 515
Ср. просмотров на пост
716