Бүген безнең мәктәбебездэ "Иҗат һәм иминлек - бердәм киңлек" темасына ИЗО, музыка, технология һәм ОБЗР укытучыларының семинары узды. Педагоглар иҗат аша балаларны иминлек кагыйдәләренә өйрәтү юллары турында фикер алыштылар. Семинар барышында укытучылар төркемнәрдә эшләде, мастер-класслар күрсәтте һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Алар иҗат дәресләрендә иминлек кагыйдәләрен ничек кызыклы итеп өйрәтергә мөмкинлеген карадылар. Нәтиҗәдә катнашучылар уртак фикергә килде: иҗат һәм иминлек бер-берсеннән аерылмый. Иҗат баланың күңелен ача, ә иминлек аны саклый. Бу ике юнәлеш бергә укучыларда ышаныч, җаваплылык һәм иҗади фикерләү тәрбияли. Семинар җылы, эшлекле һәм иҗади атмосферада узды. Һәр укытучы үзе өчен яңа идеяләр, алымнар һәм хезмәттәшлек тәҗрибәсе алды. Мондый очрашулар бердәм педагог…
Читать целиком