Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген. Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! 📢Кадерле дуслар! Безнең сөенечле яңалыгыбыз бар: Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Бәйрәм бүген!” җырына клип төшерде. Аннан бәйрәм рухы бөркелеп тора, килешәсезме? ☝️Бу табигый дә, чөнки «Бәйрәм бүген» (1908) шигыре — татар әдәбиятының иң якты, күтәренке һәм рухи пафоска бай әсәрләренең берсе. 📰🔍Әсәр беренче тапкыр 1908 елның 13 октябрендә «Әл-Ислах» газетасында басыла. Соңрак күренекле композитор Җәүдәт Фәйзи бу сүзләргә искиткеч матур көй яза һәм әсәр татар халкының яраткан бәйрәм җырына әйләнә. Әлеге клипта ансамбльгә карап Тукай да елмая.