🌺Тыгылган борыннарымны ачып, ачыткан тамак төпләремне йомшартып , Кавказ тауларында үс...
🌺Тыгылган борыннарымны ачып, ачыткан тамак төпләремне йомшартып , Кавказ тауларында үскән үләннәрдән ясалган тәмле аштәмләткечләрнең исе бөтен өйгә таралды. Аххххх, тәмлелегеее🔥. Диларис белән Ландышка ияреп үзем яраткан Абхазиягә онлайн сәяхәт кылган идем, бүген күчтәнәчләре килеп иреште🙏. Аллаһның рәхмәтләре яусын🙏. ( үзебезнең базардагы үзбәк егетләреннән алганым бар, аларныкы бу түгееел, шуна күрә, ник сөенеп утыра микән, димәгез😉). Кстати, ул якларда булучылар, безгә нинди күчтәнәч алып кайтасын беләсез инде хәзер😜