АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ КӨНЕ БЕЛӘН.
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ КӨНЕ БЕЛӘН. Бүген Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне! Бу - көнне төнгә ялгап, ял күрмичә җир эшендә хезмәт куючылар бәйрәме. Сез табыннарыбыз муллыгы, тормышыбыз иминлеге өчен армый-талмый хезмәт куясыз. Кырларда, фермаларда хезмәт куючылар, сезгә җиңел булмаган, әмма игелекле хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Барыгызга да сәламәтлек, куңел күтәренкелеге, гаиләләрегездә иминлек теләп калабыз! 🥨🥯🥖🥐🍞🐄🥛🧈🥩🧀🍦 Бәйрәм белән сезне , көне - төне , Басуларда хезмэт куючы. Фермага , дип эшкә ашыгучы , Таң йокысын бүлеп торучы. Бәйрәм белэн сезне, чын күңелдән , Баш иямен сезнең каршыда. Сезнең хезмәт белән килә бары , Сый - хөрмәтләр табын каршына. Бер көн яшәп булмый икмәксез дә , Бер көн торып булмый ит-майсыз. Барчасы да илдә булсын өчен , Тырышасыз көн - төн , бер ялсыз. Рәхмәт сиңа тамган тирең өчен, Рәхмәт сиңа кызганмаган өчен көчең. Мактауларга лаек һәрбер көнең , Баш иябез бүген шуның өчен!