💚 «Тәмлетто» командасына маркетолог / SMM-белгеч кирәк!
💚 «Тәмлетто» командасына маркетолог / SMM-белгеч кирәк! «Саба май-сыр комбинаты» командасы тәмле продукциябезне танытачак һәм брендыбызны яңа дәрәҗәгә күтәрәчәк иҗади белгеч эзли. Вазифалар: VK, MAX һәм башка социаль челтәрләрне алып бару, сыйфатлы контент әзерләү; Трендлы Reels/Shorts видеоларын уйлап табу, төшерү һәм монтажлау; Блогерлар һәм лидерлар белән хезмәттәшлек итү, уртак проектлар оештыру; Продукцияне таныту өчен иҗади идеяләр тәкъдим итү. Без тәкъдим итәбез: Конкурентлы хезмәт хакы; Иҗади ирек һәм идеяләрне тормышка ашыру мөмкинлеге; Дус һәм ярдәмчел команда. 📌 Үз эшләрегезнең үрнәкләрен (портфолио яки элек төшерелгән роликлар) җибәрегез! 📞 Телефон: 8 (843) 205-50-44 📍 Эш урыны: Биектау, Песчаная урамы.