Бүген Арча шәһәренең үзәк стадионында Физкультурачылар көнен билгеләп үтәбез
Бүген Арча шәһәренең үзәк стадионында Физкультурачылар көнен билгеләп үтәбез Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар, сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар! Бәйрәм белән сезне! Физкультура һәм спорт — ул көчле, талантлы һәм тормыш сөючән яшьләрне тәрбияләүдә, аларның физик һәм әхлакый культурасын үстерүдә, сәламәтлекне ныгытуда, халыкның ялын файдалы оештыруда мөһим этәргеч булып тора. Районыбызда спортны үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен без тренерларыбызны, инструктор-методистларыбызны, мәктәпләребездә балаларга физик тәрбия бирүче укытучыларыбызны республика һәм район күләмендәге мактау хатлары белән бүләкләдек, Татарстан Республикасының «Физик культура һәм спорт отличнигы» күкрәк билгесен тапшырдык. Сезнең фидакарь хезмәтегез, район данын яклауга салган тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт! Алга таба да уртак тырышлык белән яңадан-яңа үрләр яуларга язсын. Сәламәтлек, рух күтәренкелеге һәм спортта тагын да зуррак казанышлар телибез!