🔥 Көрәш дөньясында шатлыклы хәбәр.
🔥 Көрәш дөньясында шатлыклы хәбәр. 🔥Россия федерациясе спорт министрлыгының 243/н номерлы боерыгы нигезендә көрәшчебез Шакиров Булатка “Россиянен спорт остасы” искме бирелде. 💥Булат Арча педагогика көллиятендә белем ала, тренеры Һидиятуллин Фәнил Фәнисович. 💥Ул бу исемгә Татарстан Республикасы, Россия һәм Дөнья беренчелекләрендә җиңүче булып лаек булды. 💥Булатны, аның тренерын Фәнил Фәнисовичны бу зур исемне алу белән котлыйбыз, сау-сәламәт булып, алга таба да зур җиңүләр һәм исемнәр яулап яшәүләрен телибез. #көрәш #батырлар #Арчарайоны