Арчада «Тукай марафоны» узды! 🏃♂️
Арчада «Тукай марафоны» узды! 🏃♂️ Районыбызда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукай марафоны» узды. Марафонда Арча, Саба, Балтач, Кукмара, Әтнә районнарыннан, Казан шәһәре һәм Мари Илдән барлыгы 153 кеше катнашты. Йөгерүчеләр үз көчләрен берничә дистанциядә сынадылар: 📍 Төп дистанция — 24 чакрым. Ул Арча шәһәреннән шагыйрьнең балачагы узган Яңа Кырлай авылына килеп сузылды. 📍 Шулай ук катнашучыларның яшь үзенчәлекләренә карап, 7 чакрым һәм 11 чакрымлы юллар да оештырылды. Фотолар: https://vk.ru/album-192459322_310898929