✨ «БЕЗ ТУКАЙНЫ УКЫЙБЫЗ. АРЧА» — ӘДӘБИ МАРАФОНЫ БАШЛАНА! ✨
✨ «БЕЗ ТУКАЙНЫ УКЫЙБЫЗ. АРЧА» — ӘДӘБИ МАРАФОНЫ БАШЛАНА! ✨ Хөрмәтле арчалылар! 2026 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Бу олуг бәйрәм уңаеннан «Без Тукайны укыйбыз. Арча» әдәби марафонын ачык дип игълан итәм! 📖 Ничек катнашырга? 1. Шагыйрьнең үзегез яраткан шигырен видеога яздырыгыз. 2. Видеоны #БезТукайныУкыйбызАрча хештегы белән ВКонтакте социаль челтәренә урнаштырыгыз. 3. Катнашу вакыты: 24 апрельгә кадәр. 🏆 Нәтиҗәләр: 27 нче апрель көнне марафонга нәтиҗә ясалачак һәм иң яхшы шигырь укучы 3 кеше бүләкләнәчәк. Тукайның үлмәс сүзләрен бергәләп яңгыратыйк! Арча — Тукай җире, Тукай безнең күңелләрдә! 📜 Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов
Канал в каталоге Максиметера
37 подписчиков · Спорт