МБГБУ - Арча 5 нче гимназиясе “Урта Бирәзә башлангыч гомуми белем мәктәбе” филиалында 3...
МБГБУ - Арча 5 нче гимназиясе “Урта Бирәзә башлангыч гомуми белем мәктәбе” филиалында 3 нче чирекнең соңгы уку көне вакыйгаларга бик бай булды. 1 апрель - Халыкара кошлар көне уздырыла. Шул уңайдан, мәктәпкә ТР Дәүләт биологик ресурслар комитетының “Ашыт” дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре чакырылды, Зур Бирәзә авылы китапханәсе белән берлектә, “Безнең канатлы дусларыбыз” исемле чара үткәрелде. Чарада кошлар турында кызыклы фактлар, аларның төрләре, табигатькә файда китерүләре, аларны саклау кебек темалар яктыртылды. Укучылар үзләренең белемнәрен тикшерделәр, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, кошларга ярдәм итәргә, аларны сакларга кирәклегенә кабат инандылар. Кунакларны озаткач, укучылар Нәүрүз кызын каршы алып, ярыш-уеннарда көч сынашып, “карга ботка”сыннан авыз итеп, коймаклар белән чәй эчеп, яхшы кәеф белән өйләренә таралыштылар.