Бүген, 12 октябрь,
Бүген, 12 октябрь, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти, Шәйхулислам, Тәлгать хәзрәт Сафа Таҗетдинга 78 яшь тулды. Мөфти хәзрәтебезгә хәерле озын гомер, саулык исәнлек, дөнья һәм ахирәт бәхете телибез. Аллаһ Тәгалә дин юлында кылган хезмәтләрен, эшләгән изгелекләрен, гамәл гыйбадәтләрен барысын да кабул итсен. 🤲🏻 Җәннәтүль фирдәүскә керергә насыйп итсен. 1980 елдан башлап Тәлгать хәзрәт дәүләтебезнең баш мөфтие буларак хезмәт итә. Быел вазифасын башкаруына 46 ел тулды. Хәерле мөбарәк булсын. 🤲🏻