Дус -туганнар булып яшәү, — 18 сентября 2026 г. в 05:56:27.350
Дус -туганнар булып яшәү, Һәркемгә дә бирелми! Бер-береңне хөрмәт итсәң, Туганлык җеп өзелми! Туганлык җеп бер өзелсә, Ялгап булмый тиз генә! Җан тартмаса, кан тарта бит, Сабыр бул син, түз генә! Туганыңа авыр сүзләр Әйтеп син һич рәнҗетмә! Туган-туган булып кала Һич үзеңнән биздермә! Туган кадерен бары тик Сизәсең син айрылгач! Ялгыз очкан кошлар кебек, Канатларың кайрылгач! Туганнар тату булганда, Зур бәхет яшәүләре! Байлыктан да артык бит ул, Туганннар бердәмлеге! Анфира Миргалимова ❤️❤️❤️