«Уф» дип тә әйтмә! Әти-әниеңә изгелек кыл... 💔🤲
«Уф» дип тә әйтмә! Әти-әниеңә изгелек кыл... 💔🤲 Бүгенге көндә яшьләр арасында әти-әнигә карата ихтирамның кими баруы — җәмгыятебезнең иң зур афәте. Динебез ныгый, мәчеткә йөрүчеләр арта дибез, ләкин, кызганыч, сыйфат ягы аксый. Хәтта дини кешеләр арасында та ата-анасын рәнҗәтүчеләр очрый. 📉 Картлар йортындагы ачы дөреслек Картлар йортына вәгазьләр белән йөрүче бер хәзрәт сөйли: «Мондагы олыларның 80% ының балалары ИСӘН! Хәтта шушы ук районда, 10–20 чакрым ераклыктагы авылларда яшиләр. Сагынып көткән әти-әниләре янына елга бер тапкыр гына килеп китәләр...» Пәйгамбәребез ﷺ кешене һәлак итүче җиде зур гөнаһны санаганда, ширек һәм сихер белән беррәттән ӘТИ-ӘНИНЕ РӘНҖЕТҮНЕ атады. Аларны картлар йортына илтеп ташлау — Аллаһ каршында бик куркыныч җинаять! 📖 Коръәндәге 5 олы әмер («Әл-Исра» сүрәсе, 23-24 аятьләр): «Уф» дип тә әйтмә! Әти-әниең яшь, көчле чагында, сиңа мал белән булышканда, балаларыңны карашканда «уф» димисең. Алар сырхауланып, кашыктан ашатырга, асларын алыштырырга кирәк булгач кына адәм баласы уфтана башлый. Нәкъ менә шушы олыгайган көннәрендә Аллаһ хәтта «уф» дип кенә әрнергә дә тыя! Кычкырма! Чит кешеләр, дуслар, начальник алдында сүзләребезне үлчәп, фильтрлап сөйләшәбез. Кызганыч, әти-әни янында бу фильтр югала — тупас сүзләр калкып чыга. Күркәм сүзләр генә әйт! Алар белән бары тик йомшак, назлы, хөрмәтле сүзләр белән генә сөйләшергә тиешбез. Түбәнчелек канатларын җәй! Хезмәтче начальник алдында ничек башын иеп тора, бала да ата-анасы каршында шулай тыйнак булырга тиеш. Ә без күкрәк киереп: «Син карт инде, аңламыйсың», — дип әйтеп куябыз. Дога кыл! «И Раббым, алар мине кечкенә чагымда ничек тәрбияләгән булсалар, Син дә аларга шулай рәхимле бул!» — дип һәрвакыт сорарга тиешбез. 👑 Ни өчен ӘНИ хакы 3 мәртәбә өстенрәк? Сахих хәдистә килгәнчә, Пәйгамбәребездән ﷺ: «Иң күркәм мөгамәләгә кем лаеклырак?» — дип сорагач, Ул өч тапкыр «Әниең» диде, һәм дүртенчесендә генә «Әтиең» дип җавап бирде. Ир-атлар моңа үпкәли алмый. Без бала белән 15 минут уйныйбыз да арыйбыз. Ә әни кеше көне-төне аның янында, йокысыз төннәр чыгара, күкрәк сөтен бирә. 💔 Сәхабәләр үрнәге безне елата: Габдулла ибн Гомәргә бер кеше: «Мин әниемне аркама күтәреп хаҗ кылдырдым, бурычымны үтәдемме?» — дигәч, ул: «Юк, син әле сине тапкан вакыттагы әниеңнең сызланып көчәнгән БЕР МИЗГЕЛЕ өчен дә түли алмадың», — диде. Али ибн Хөсәен: «Мин әнием рәнҗемәсен дип, ул туйганчы бер тәлинкәдән ашарга курка идем. Аның күзе төшкән ризыкны ялгыш алып ашаудан курыктым», — дигән. Бу үрнәкләрне укыгач, безнең бүгенге мөнәсәбәтебез бик түбән икәнен аңлыйсың... Әти-әниебезне исән чакларында кадерлик, аларның рәхмәтен, догаларын алып калырга ашыгыйк! 🤲 📝 Раил Фәйзрахманов 👉 Дуслар, сезнең балаларыгыз әти-әнине хөрмәт итү аятьләрен беләме? Бу тәрбияне гаиләдә ничек бирәсез? Фикерләрегезне коментарийларда калдырыгыз. 📍 Язылырга 👇 Вконтакте: https://vk.ru/id16784711 Макс: https://max.ru/join/W0hU3jNSKOSnonFW_0xP6bJFcQELziY2xUoiinU8pcI Телеграм:https://t.me/tatislam РуТуб: https://rutube.ru/channel/38324482