ЯШӘРГӘ ЯРДӘМ ИТҮЧЕ ХИКМӘТЛЕ — 3 октября 2026 г. в 14:48:40.297
ЯШӘРГӘ ЯРДӘМ ИТҮЧЕ ХИКМӘТЛЕ ФИКЕР - НӘСЫЙХӘТЛӘР. Мөселманлыкны кабул итү кыен түгел. Ә менә мөселман булып яшәр өчен шактый зур тырышлык кирәк. Гөнаһлар кылган кеше үз догасына җавап озак бирелмәвенә аптырамасын. Әй Адәм баласы! Кигәнең тузды, ашаганың сеңде, биргән сәдакаң гына калды... Нәфеснең чиге юк. Ә чиге булмаган нәрсәнең чигенә ирешергә тырышу – мәгънәсезлек. Кайберәүләрнең күзләре аяк киеменең табан астына караганда да күбрәк пычрак күрделәр. Тырнак үссә, без бит аларны кисәбез – бармакларны түгел. Кешеләр арасында проблемалар барлыкка килгәндә дә, мөнәсәбәтләрне түгел, ә шул проблемаларны “кисәргә” кирәк. “Ошый” һәм “яратам” арасында нинди аерма бар? Ошаган чәчәкне сез өзеп аласыз, ләкин шул чәчәкне яратсагыз, сез сулар сибеп аны кайгырта башлыйсыз. Әбү Дарда радыйәллаһү гәнһү хатынына мөрәҗәгать итеп болай дигән: “Әгәр минем ачуым чыкканын күрсәң, син мине тынычландыр. Әгәр мин синең ачуың чыкканыңны күрсәм мин сине тынычландырырмын. Алай итмәсәк, безнең хәлләребез начарланачак. Сездә шушы өч нәрсәне күрә алган кешеләрнең кадерен белегез: елмаю артындагы борчылуны, ачу артындагы мәхәббәтне һәм дәшмәвегезнең сәбәбен. Вакыт бөтен кешедә дә бар. Аерма аны нәрсәгә сарыф итүдә генә. “Намазга басармын әле” дип вакытны сузып йөрмә. “Вакыт җиткәнен” никадәр озаграк көтеп йөрсәң, шул кадәр синең өчен бик тә кадерле булган көннәрне күбрәк югалтачаксың. Аллаһка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр иткән кайгы, Аны онытырга сәбәп булган шатлыкка караганда хәерлерәк. Йә Раббым Аллаһ! Мин лаеклы булганнан да күбрәк биргәнең өчен Сиңа шөкер итәм! Кем Аллаһтан курыкса, аңа беркем дә зыян китерә алмаячак. Аллаһтан курыкмыйча башкалардан куркучыга исә беркем дә ярдәм итә алмаячак. Кеше никадәр Аллаһка якынрак, шуның кадәр ул әдәплерәк һәм ягымлырак. Кеше никадәр Аллаһтан ераграк, шуның кадәр ул кырысрак һәм тупасрак. Беркайчан алдаламагыз, чөнки бер ялган үзе белән 4 дөреслекне алып китә: ышанычны, тугрылыкны, мәхәббәтне һәм игелекне. “Нигә аңа яхшылык эшләдем икән?” – дип беркайчан да үкенмәгез. Сезнең әҗерегез кешеләрдә түгел – Аллаһта... Сине ишетергә теләмәгән кешегә кычкырыбрак сөйләргә кирәкми. Сөйләүдән туктарга гына кирәк. Кайбер кешеләр син сөйләгәнне ишетми, ә кайберләре син нәрсә уйлаганны да “ишетә”. Тату, нык гаиләгә бәла-каза килсә, “бу синең аркада шулай булды!” дип әйтмиләр, анда “мин синең белән!” дип әйтәләр. Бер-берегезгә терәк булырга тырышыгыз... Безнеке бездән китмәячәк. Ә киткәне безнеке түгел иде. Кемдер синең турында үз фикерен әйткәндә – мактыймы ул, мыскыллап хурлыймы – һәр очракта да тыныч булып кал, чөнки ул кеше сине түгел, ә үз акылы һәм күңеле халәтен тасвирлап бирә. Сезнең турында начар фикерләр әйтсәләр – исегез китмәсен. Роза чәчәге турында ни генә сөйләсәләр дә, ул барыбер чүп үләне булмаячак. Нәрсәдер барып чыкмады дип борчылмагыз. Аллаһның хикмәте белән алдыбызда бер ишек ябыла, әмма бераздан Аллаһның олуг рәхмәте белән мең ишек ачылырга мөмкин. Үз эшләрем буенча тизрәк китәсе бар дип намазны ашыгып укыганда, барлык эш-гамәлләреңә бәрәкәт салучы, ул эшләрне башкарырга саулык, мөмкинлек бирүче олуг илаһи Зат каршында басып торганыңны исеңә төшер. Син планлаштырган эшләрнең уңышлы башкарылуы, ахыргы нәтиҗәсе – Аның карамагында булуын онытма...