“ИН ШӘӘ АЛЛАҺ”
“ИН ШӘӘ АЛЛАҺ” ДИП ӘЙТҮ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА? “Ин шәә Аллаһ” гыйбарәсе гарәп теленнән “Әгәр Аллаһ теләсә” дип тәрҗемә ителә. Киләчәктә эшләнергә тиешле нидидер эш-гамәлне башкарырга җыенганда, ният-планнары белән уртаклашканда, ихлас иман иясе булган мөселманнар, гадәттә, “Ин шәә Аллаһ”, ягъни “Аллаһ теләсә” дип әйтә. Ни өчен? Чөнки алар ниятләрендә булган барлык эш-гамәлләрнең иң элек Алаһның кодрәтенә һәм теләгенә бәйле булуын беләләр. Шулай итеп, киләчәккә планлаштырылган һәр нәрсәгә карата «ин шәә Аллаһ» дип әйтү алдагы тормыш Аллаһтан башка бүтән бер генә затка да мәгълүм түгел икәнен аңлата. “Ин шәә Аллаһ” диюнең мәгънәсен ачыклаучы башка аңлатмалар да бар, мәсәлән: ИН ШӘӘ АЛЛАҺ дип әйтеп, без бер Аллаһка тәвәккәлләп, Аның ярдәменә өмет баглыйбыз. Дөрестән дә, кеше нинди генә зур мөмкинлекләргә ия булса да, алга таба планлаштырылган эшне башкара алачагына ничек кенә ышанса да, ниндидер көтелмәгән, кинәт килеп чыккан гадәттән тыш хәл аркасында ул ниятләгән эшен башкара алмаска мөмкин. ИН ШӘӘ АЛЛАҺ дип әйтеп без үзебезне ялганнан саклыйбыз. “Мин бу эшне иртәгә башкарачакмын” дип әйтеп, шуны ниндидер сәбәп аркасында эшли алмаган кеше асылда алдалап вәгъдәсен бозган булып чыга. “Ин шәә Аллаһ” дип әйтеп без барлык хәлләрнең фәкать Аллаһ карамагында булуын искәртәбез, һәм ниятләгән эшебез Аның әмере белән безнең контрольдан чыгып эшләнмичә калса, без үзебезне ялганчы исеменнән саклап калабыз. ИН ШӘӘ АЛЛАҺ дип без эшнең нәтиҗәсе өчен борчылмас һәм кайгырып үкенмәс өчен әйтәбез. Бик зур эшләр планлаштырып та күңелдәге ният тормышка ашмаса, кеше гадәттә борчыла, әмма алдан “ин шәә Аллаһ” дип әйтелгән булса, эшнең без теләгәнчә килеп чыкмавын без Аллаһның теләге һәм әмере белән бәйләп, нәкъ менә шулай килеп чыкканы хәерле булуын аңлыйбыз. ИН ШӘӘ АЛЛАҺ дип әйтү ул – үзенә күрә бер дога. Шулай әйтеп, без ниятләгән эшебезне башкаруга Аллаһтан рөхсәт сорыйбыз, чөнки яхшы беләбез: Аллаһның әмереннән һәм ярдәменнән башка без планлаштырылган эшләрнең берсен дә эшли алмаячакбыз. Чөнки бөек Раббыбыз Аллаһы Тәгаләнең олуг рәхмәте белән генә иртән уянып түшәкләребездән тора алабыз, Аның олуг рәхмәте белән генә күзебез күрә, колакларыбыз ишетә, аякларыбыз йөри, кулларыбыз эшли... Ул гына тиешле шартлар булдырып, кирәкле кешеләр белән очраштыра, хәрәкәтләнергә, нәрсәдер эшләргә мөмкинлек бирә... Шуңа күрә дә Аллаһка тәвәккәлләп, фәкать Аннан гына ярдәм өмет итеп, ИН ШӘӘ АЛЛАҺ дип әйтергә онытмыйк...