🥞*Җомга коймагы*
🥞*Җомга коймагы* ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ. 1️⃣1️⃣2️⃣дәрес: күршегә зарар китерү - иң зур гөнаһлардан. Бервакыт, Пәйгамбәребез ﷺ сәхабәләреннән: *"Зина кылу турында ни әйтерсез?"*- дип сораган. Алар: "Аллаһы һәм Аның илчесе тарафыннан хәрәм ителгән нәрсә", — дигәннәр. Пәйгамбәр ﷺ аларга: *"Кешенең ун хатын-кыз белән зина кылуы, күршесенең хатыны белән зина кылуына караганда җиңелрәк (гөнаһы азрак) булыр",*- дигән. Шуннан соң ул ﷺ: *"Урлашу турында ни әйтерсез?"*- дип сораган. Алар: "Аллаһы һәм Аның илчесе тарафыннан хәрәм ителгән нәрсә", — дигәннәр. Пәйгамбәр ﷺ аларга: *"Кешенең ун кешедән урлавы, күршесеннән урлауга караганда җиңелрәк булыр",*- дигән» (Имам Әхмәд риваять кылган). Әлеге хәдис, күрше хакының башкалардан 10 мәртәбә артык булуын күрсәтә. Кайбер галимнәр бу хәдискә аңлатма биреп: "Ире булмаган 100 хатын белән зина кылуның гөнаһы, күршеңнең хатыны белән зина кылудан җиңелрәк", - дип язганнар. 🤲 Йә, Раббым, безне күршеләребезнең хакларын кимсетүдән сакла.