ТӘКЪДИРЕБЕЗДӘН ЗАРЛАНМЫЙК
ТӘКЪДИРЕБЕЗДӘН ЗАРЛАНМЫЙК Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең сахәбәсе Габдулла ибен Мәсгуд (Аллаһ аннан разый булсын) авыр хәлгә төшеп үз тормышыннан зарланган бер кешегә болай дигән: “Аллаһ миңа тәкъдирләгән нәрсә турында “Их, бу хәл минем белән булмаса иде!” дип әйтүгә караганда, кызган күмерне алып, шуны ул суынганчы кулда тотып тору минем өчен сөеклерәк...”. АҢЛАТМА: Нәрсә генә булса да, мөселман үзе белән булган һәрбер хәлне Аллаһның тәкъдире буларак кабул итеп, шатлык килгән чакта Аллаһка шөкер итәргә, ә авырлык килсә – сабыр булырга тиеш. Шуңа күрә иман китергән мөселман кешегә нәрсә генә булса да “Әлхәмдү лилләәһи гәләә күлли хәл” (һәрбер хәлдә Аллаһка мактау) һәм “Ахыры хәерле булсын”, ягъни бу хәл Аллаһ ризалыгын алуга, Җәннәткә якынаюга бер сәбәп булса иде, дип уйлау хәерледер. “Хәдид” сүрәсенең 23 нче аятендә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Һәр эшнең Аллаһ тәкъдире буенча булуы һәм моның турында сезгә (кешеләргә) хәбәр бирелүе – сезнең белән булган нәрсәләр турында кайгырмавыгыз өчен...”. Бу аять мөэмин-мөселманнар күңелен тынычландырып, үзенчәлекле бер юату чарасы булып тора, чөнки алар шуны аңлый: Аллаһ рөхсәтеннән башка бернинди дә бәла-каза, бернинди дә кайгы аларга кагыла алмый һәм иманыбызны ныгыту, рухыбызны камилләштереп Раббыбызга якынаю өчен мөселманнар Аллаһы Тәгалә тәкъдир кылган барлык авырлыклар аша да узарга тиеш. Шуңа күрә ихлас иманлы кеше кайгы-хәсрәт килгәндә дә Аллаһ ризалыгын өмет итеп, тыныч булып кала. Әгәр мөэмин тормышында ниндидер күңелсез хәл булса, сабырлык күрсәткәне һәм бернигә карамастан, Раббысына тугрылык саклаганы өчен ул әҗер-савапка ирешә. Хәдисләрнең берсендә бу хакта болай диелә: “Мөэминнең һәрбер эше искиткеч гаҗәептер һәм аның һәр эше хәерлегәдер. Әгәр аңа ниндидер авырлык, кайгы-хәсрәт килсә, ул сабыр итә һәм бу аның өчен хәерле. Әгәр Аллаһы Тәгаләдән ниндидер шатлык килсә, иманлы кеше шөкер итә һәм бу да аның өчен хәерле”. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең тагын бер мөбарәк хәдисендә болай диелә: “...Бел: сиңа кагылмый үткән нәрсә сиңа кагылырга тиеш түгел иде. Ә сиңа кагылган нәрсә, кагылмыйча үтеп китәргә тиеш түгел иде. Шулай ук бел: түземлектән башка җиңү, югалтудан башка табыш, кыенлыктан башка җиңеллек юк”.