– Агачны кисәргә дигәннән, халык кабер өстендәге агачларны кисәргә ярамый дип сөйли.
– Агачны кисәргә дигәннән, халык кабер өстендәге агачларны кисәргә ярамый дип сөйли. – Урынсызга ботакны сындырсаң, гөнаһ дигән әйбер бар. Табигать – Аллаһы Тәгаләнең гаиләсе. Утырткан агач яки куак (сирень, акация, шомырт, чия, гөлҗимеш һәм башкалар) таралып китеп, бөтен җирне басса, комачаулык итә башласа, артык ботакларын кисеп алып, чистартып тору гөнаһ түгел. Агачны да, бик комачаулык итсә, кисүдә гөнаһ юк. – Күпләр, чардуганнарын буяганнан соң, бушап калган буяу савытларын зират өстендә калдыра. Имештер, аны алып кайтырга ярамый... – Ул калай савытлар синең тәкъдиреңне берничек тә үзгәртә алмый. Галимнәр иман җитмеш тармактан тора дип әйткәннәр. Аның үзәге шәһадәт кәлимәсе булса, иң соңгы тармагы җирдә яткан чүпне алып кую. Үзең артыннан чүп калдыру, табигатьне пычрату – гөнаһ. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең, диннең зәгыйфьләнгәнен шуннан белерсез, кешеләр ырымнарга ышана башлар, дигән сүзләре бар. Ырымнарга ышану халыкта дини белемнең җитәрлек булмавын күрсәтә. Чүп савытын калдырырга ярыймы, дип сорыйлар, ә намазны калдырырга ярыймы дип сораучы юк. Иң зур гөнаһ – намазны калдыру. Буяу савытыннан шикләнәләр, намаз калдырудан курыкмыйлар. – Җәлил хәзрәт, кабер өстендәге ташка фотосурәт куюга ни диярсез? – Ташка фото кую тәре кую белән бер. Сурәт булган җирдә фәрештә дә булмый, мәет рухына дога кылуыңнан да файда юк. Дога барып ирешмәгәч, мәет рәнҗеп тә ята. Кайберәүләр кабер ташындагы мәет сурәте белән сөйләшә, бу исә аларны көфер дәрәҗәсенә төшерә. Икенче берәүләр мәеттән, булыш дип, ярдәм дә сорый, бу да ярый торган эш түгел. Без ярдәмне Аллаһтан гына сорарга тиешбез. – Юл һәлакәтләрендә үлгән кешеләр рухына кечкенә генә чардуган кую гадәте дә бар бит әле бездә. – Кирәк әйбер түгел ул. Юлда баручыларның да игътибарын җәлеп итә. Аны куймавың хәерлерәк. Өйдә үлгән кешенең, җаны чыккан урыны дип, караватына чардуган куймыйбыз бит. Дилбәр Гарифуллина.