ЛОКМАН ХӘКИМ
ЛОКМАН ХӘКИМ ХИКМӘТЛЕ НӘСЫЙХӘТЛӘР. Локман Хәким – Коръәндә искә алына торган хикмәт иясе. Ул кара тәнле, ямьсезрәк чырайлы кеше булса да, бик акыллы, нык иманлы, тәкъва булуы белән аерылып торган. Көннәрдән бер көнне аннан киңәш алырга дип килгән бер кеше хикмәт иясенең иләмсезлегенә аптырап түзми һәм: “Йөзең шундый ямьсез, килбәтсез икән!” дип әйтеп куя. Моңа каршы исә Локман Хәким болай ди: “Син минем йөземне тәнкыйтьлисеңме, әллә аны бар кылган Раббым Аллаһы Тәгаләнеме?”. Башка кешеләр йә уңайсызланып, йә ачуланып калган шундый очракларда, хикмәт иясе менә шундый тирән мәгънәле җаваплар биргән. Күпләргә Локман Хәким үз улына җиткергән хикмәтле нәсыйхәтләре аша таныш. Шушы нәсыйхәтләрнең берничәсен укучыларга тәкъдим итәбез. ЙӘ УЛЫМ! Әгәр нинди дә булса җыенда, кешеләр арасында булсаң телеңне сакла (артык сүзләр, кирәкмәгән фикерләр әйтүдән) Әгәр чит өйдә булсаң күзләреңне сакла (күз карашың белән җиһазларга текәлеп аларны “өйрәнү”, “монысы нәрсә, тегесе нәрсә?” дип боргаланып утыру әдәпсезлек булып санала ) Ризык табыны алдында булсаң ашказаныңны сакла (нәфесләнеп күп ашаудан ). Әгәр намазда булсаң йөрәгеңне сакла (гыйбадәткә катнашы булмаган, намазыңа зыян китерүче дөнья уйларыннан ). ЙӘ УЛЫМ! ИКЕ НӘРСӘНЕ БӨТЕНЛӘЙГӘ ОНЫТ: Сиңа эшләнгән начарлыкны (моны истә тоту күңелеңне каралта, аннан яхшылыкны, якты, позитив уйларны кысрыклап чыгара) . Син үзең эшләгән яхшылыкны (моны истә тоту һавалануга, масаюга китереп, күңелеңдә мин-минлек, тәкәбберлек үсеп китүгә һәм эшләнгән яхшы гамәлнең савабы бетүгә сәбәп булырга мөмкин. ЙӘ УЛЫМ! Сүзләрең гел күңелле, йөзең исә гади һәм ачык булса, башкалар сине үзләренә бүләк бирүче кешеләрдән дә якынрак күрер. Баллы булма, юкса сине “йотачаклар”, һәм ачы булма, юкса сине “төкереп ташларлар”. Ялганлый торган кешенең йөзеннән матурлык китәр. Башкаларга начар холык күрсәткән кешенең күңелен боегу һәм хәсрәт тойгысы биләп алыр. Дөрестән дә, әйткән сүзләремә үкенергә туры килгәләде, ләкин дәшмичә калуыма беркайчан үкенгәнем булмады. ЙӘ УЛЫМ! !!! Аллаһтан курка торган тәкъва кешеләр белән булырга тырыш, чөнки аларның изгелеге сиңа файда китерәчәк, һәм алар өстенә төшкән Аллаһ рәхмәте сине дә каплап алырга мөмкин. Йә улым! Явыз, гөнаһлы кешеләрдән читләшергә тырыш, чөнки алар янында торудан сиңа бер файда да булмаячак, ә аларга җибәрелгән җәза сиңа да ирешергә мөмкин. ЙӘ УЛЫМ! !!! Синең белән үзеңә ошаган яки ошамаган нинди дә булса хәл килеп чыкса, беркайчан да артык сөенмә һәм көенмә. Борчулы хәлләрдә исә йөрәгеңә “Башкача эшләгән булсам, болай килеп чыкмас иде”, дигән фикерне кертүдән саклан. Нәрсә генә булса да: “ХӘЕРЛЕГӘ БУЛСЫН, МОНДА НИНДИДЕР ХИКМӘТ БАР”, – дип әйт... ЙӘ УЛЫМ! !!! Бу дөнья – паром кебек: син монда мәңге яшим дип яшәмә, ә шул паром белән икенче дөньяга күчә барам дип уйла...