КЕШЕНЕҢ ЧЫН КЫЙММӘТЕ НӘРСӘДӘ?
КЕШЕНЕҢ ЧЫН КЫЙММӘТЕ НӘРСӘДӘ? Кеше үзенең ярлылыгында, тышкы кыяфәтендә яки тормышында үзе сайламаган шартларда гаепле түгел. Ләкин ул әйткән яман сүзләре, күрсәткән әдәпсезлеге һәм башкаларның күңеленә салган яралары өчен җаваплы. Чөнки кешенең чын кыйммәте аның байлыгында, кыяфәтендә яки җәмгыятьтәге урынында түгел, ә холкында, йөрәгендә һәм кылган гамәлләрендә. Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: إِنَّ اللَّهَ لَا يَنْظُرُ إِلَى أَجْسَادِكُمْ وَلَا إِلَى صُوَرِكُمْ، وَلَكِنْ يَنْظُرُ إِلَى قُلُوبِكُمْ وَأَعْمَالِكُمْ «Дөреслектә, Аллаһ сезнең гәүдәләрегезгә дә, тышкы кыяфәтләрегезгә дә карамый. Ул сезнең йөрәкләрегезгә һәм гамәлләрегезгә карый». Сәхих Мөслим, Кешеләрне тышкы кыяфәтләренә, байлыкларына яки тормыш шартларына карап бәяләргә ашыкмыйк. Без кешенең йөрәгендә ни булганын белмибез. Кайвакыт бер җылы сүз кешегә көч бирә, ә бер авыр сүз аның күңелендә озак төзәлмәс яра калдыра. Кешенең чын матурлыгы холкында, ә чын кыйммәте башкаларның күңелендә калдырган эзендә. 🤲 Аллаһ күңелләребезне пакь, телләребезне йомшак, гамәлләребезне күркәм итсен. Кешеләрнең күңелләрен яраламыйча, аларга яхшылык һәм җылылык бүләк итеп яшәргә насыйп итсен. Әәмин!