КЕШЕ ӨЧЕН ИҢ НАЧАР НӘРСӘ
КЕШЕ ӨЧЕН ИҢ НАЧАР НӘРСӘ Шулай бервакыт Нуширеван исемле патша сараенда берничә илдән килгән хикмәт ияләре катнашында мәртәбәле очрашу оештырылды. Җыенда үзара аралашкан кунаклар төрле темаларга сүз куертып, тыныч кына сөйләшеп утырдылар. Имани вә затлы әңгәмә барышында хаким кунакларына шундый сорау бирде: - Йә, әйтегез әле миңа – кеше өчен бу дөньядагы иң начар, иң авыр хәл ул нәрсә? Грециядән килгән хикмәт иясе бу сорауга болай җавап бирде: - Иң начар нәрсә ул – фәкыйрьлек хәлендәге картлык. Индиядән килгән галим исә: - Иң авыр һәм начар хәл ул – кайгы-хәсрәт вакытында каты авыру, – дигән фикере белән уртаклашты. Мөселман иленнән килгән Бәзәр Җүмһур хәзрәтләре исә болай дигән: - Иң начар, иң авыр һәм куркыныч нәрсә ул – үлем якынлашкан мәлдә гөнаһлы гамәлләрнең яхшы гамәлләргә караганда күбрәк булуы. Шушы җавапны ишеткән дәрәҗәле кунаклар кешенең үз гомере ахырын тәүбә ителмәгән гөнаһлар һәм начар гамәлләр йөге белән каршы алуы ул, дөрестән дә, җанның олы фаҗигасе булуы белән ризалышып, Бәзәр Җүмһурның хаклы булуын шундук таныдылар. Чыннан да, мәҗлестә булган башка галимнәр билгеләп үткән авыр хәлләрдән ниндидер чыгу юлы табарга, ягъни шул хәлләрдән ничек тә булса котылырга мөмкин. Әмма ахирәткә күчәргә тиешле чакта гамәл дәфтәрендә начар гамәлләре күбрәк язылган кешенең хәле бик авырдыр. Чөнки яманлыкларын яхшылыкларга алыштыру мөмкинлеге аның инде юк. Нәтиҗәдә бу кеше җанын авыр биреп, соңыннан кабер газапларына дучар булачак һәм ул Кыямәт көнендәге барлык авырлыкларны кичереп, Җәһәннәмгә керәчәк. Моннан да авыррак, моннан да фаҗигалерәк тагын нәрсә булырга мөмкин? Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең бер мөбарәк хәдисендә әйтелә: “Кешеләрнең иң яхшысы (иң бәхетлесе) шулдыр, кем озак яшәп, бөтен гомере дәвамында яхшы, хәерле гамәлләр кылган”. (Тирмизи). (Чыганак – Рухуль-Байан 2/47)