🥞*Җомга коймагы*
🥞*Җомга коймагы* ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ. 1️⃣1️⃣4️⃣дәрес: Иман иясе имансыз күршесенә дә игелек кылыр. Пәйгамбәрнең сәхәбәсе Габдуллаһ ибн Гамрның гаиләсендә сарык салынгач, ул өенә кайтып кергәч: “Яһүди күрешебезгә күчтәнәч керттегезме? Яһүди күршебезгә күчтәнәч керттегезме?” - дип кат-кат сораган. Соңыннан: “Мин Аллаһының илчесенең шул сүзләрен ишеттем дип, пәйгамбәребезнең хәдисен сөйләгән: *“Җәбраил фәрештә миңа күрше хакында шулкадәр күп вәсыятьләр бирде, ахыр чиктә, күршегә мирас та калдырасы булыр, дип уйлый башладым”* (Бохари һәм Мөслим риваятьләре). Дингә дошманлык күрсәтмәгән күршеләреңә күркәм мөгамәлә кылу, аларга бүләкләр бирү, кирәк булса ярдәмгә килү, матур итеп исәнләшү – Аллаһының дине өйрәткән хәерле сыйфатлардан санала. Бу хакта Коръәндә Аллаһының аяте дә килә: *«Аллаһ сезнең белән динегез сәбәпле сугышмаган һәм сезне үз йортларыгыздан куып чыгармаган кешеләргә карата игелекле һәм гадел булуыгызны тыймый. Шөбһәсез, Аллаһ гадел булганнарны ярата»*(“әл-Мөмтәхәнә”, 8). 🤲 Йә, Раббым, үзебезнең күркәм холкыбыз, җылы сүзебез, мөләем йөзебез белән хак динебезнең матурлыгын кешеләргә күрсәтергә насыйп әйлә.