ҮЛЕМ УЛ – “УРЫП ҖЫЮ”
ҮЛЕМ УЛ – “УРЫП ҖЫЮ” Бервакыт Муса гәләйһиссәләм үлем турында уйланып, Аллаһы Тәгаләгә шундый соравын җиткерә: - Йә Раббым Аллаһ, ни өчен Син кешеләрне башта бар итәсең, ә соңыннан үлем биреп гомерләрен кисәсең? Аллаһы Тәгалә пәйгамбәренә әлегә берни әйтми, фәкать бодай чәчәргә әмер итә. Әмерне үтәп, Муса гәләйһиссәләм бодай чәчелгән басуда тырышып эшли, ә башаклар өлгергәч, уңышны урып ала да ашлыкны сугып, бөртекләрне кабыктан аера. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә аннан сорый: - Йә Муса, ни өчен син башакларны кисеп, җыеп алдың? Муса гәләйһиссәләм: “Чөнки шуның өчен вакыт җитте – уңыш өлгерде”, – дип җавап бирә. - Менә Мин дә Үз колларым белән шулай эшлим... - ди Аллаһ. - Дөрестән дә, үлем ул – “урып җыю”, һәм вакыты җитеп уңыш җыелганда бөртекләр саламнан аерылган кебек, үлем биреп Мин тәкъваларны гөнаһлылардан аерам... КЫСКАЧА НӘСЫЙХӘТ: Үлемне һәркем үзенчә кабул итә, әмма кеше иманлы яки имансыз, яхшы яки начар, изге яки гөнаһлы булуга карамастан, үлем һәркемгә киләчәк, чөнки үлем ул – хак. Коръәндә: “Һәр җан иясе үлемне татыячак” – дип әйтелә (3 : 185; 21 : 35). “Мүлк” (“Тәбәрак”) сүрәсенең 1-2 аятьләрендә исә болай диелә: “Бөтен хөкемдарлыкка ия булган Аллаһ бөек һәм кодрәтле. Сезнең кайсыгыз гамәлләренә күрә күркәмрәк булуын сынар өчен Ул үлемне һәм тереклекне бар итте. Аллаһ бөек, мәрхәмәтле Ярлыкаучы”... Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте: “Иманлы кеше өчен бу дөнья зиндан, ә имансыз өчен – “җәннәт”. Галимнәр аңлатулары буенча, иманлы кешенең үлеме ул – дөнья мәшәкатьләреннән һәм кыенлыкларыннан котылып, Аллаһның хозурына, рәхәтенә күчү булса, имансызның үлеме ул – дөнья “җәннәте” тәмамланып, ахирәт җәзасының башлануы...