КӨЗГЕ КИЧТӘ
КӨЗГЕ КИЧТӘ Көзге кичтә, кыш килә дип Кисәтә салкын һава. Җиле белән өрә- өрә Җиргә кырпак кар ява. Туксан яшьтә шушы хәлне Күзәтә Әсма карчык. Кыш килә бит һәм картлыктан Һич булмый,-ди ул качып. Туксан көзе, туксан кышы Үткән шөкер, ул тере, Тик ак карга күмелгән күк Төренә бар хәтере. Сорау бирә үз алдына- Яшәүдән кем соң туя? Һәм бутала -Ак кәфенгә Ник урала бу дөнья? Р. Ариф.
75 просмотров