Аллаһның туксан тугыз исемен без яттан белергә тиешбезме?
Аллаһның туксан тугыз исемен без яттан белергә тиешбезме? Аллаһның туксан тугыз исемен һәрберсен ятлап чыгу дигән сүз генә түгел, без алар буенча гамәл кылырга, аларга салынган мәгънәгә туры килерлек тормыш рәвеше алып барырга тиешбез. Аллаһның бер исеме – әс-Сәмиг (мәгънәсе - ишетүче) икәнен белгәч, үзеңне гайбәт сүз сөйләүдән, әл-Басыйр (күрүче) булуын белгәч, гөнаһ эш эшләүдән тыелырга кирәк, бу үзенә күрә бер тәрбия чарасы да. Кеше Коръәнне ятлап бетерергә мөмкин, Аллаһ кушканны үтәмәсә, ул коры ятлау гына булып кала. Шуңа да «исемнәрне санап чыккан кеше» дигәндә без гап-гади кабатлап утыруны гына күз алдында тотарга тиеш түгелбез. Аларны белергә һәм шулар буенча гамәл кылырга кирәк. Авырыйсың икән, Аллаһка әй-Шәфий (шифа бирүче) дип мөрәҗәгать итеп дога кыл. Тәүбә иткәндә, йә-Гафур (гафу итүче) дип эндәш.