Перейти к содержимому
Максиметер

Син безне тудырдың, үстердең,

Син безне тудырдың, үстердең, Тик сиңа бурычлы мәңге без. Юк бит ул тагын бер синдәй җир — Язың — яз! Җәең — җәй! Көзең — көз! Көч бирдең, дәрт бирдең, рух бирдең — Улларың, кызларың — баһадир. Сокланмый мөмкинме соң сиңа — Суың — су! Күгең — күк! Җирең — җир! Яуларда, хезмәттә, сәнгатьтә Исемең акладык, Татарстан. Син безне күтәрдең — без сине — Язың — яз! Җирең — җир! Даның — дан! РЕНАТ ХАРИС Бәйрәм белән, Татарстан!❤

177 просмотров

Ещё по теме «Книги»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.