Берәр җиргә путевка юкмы икән анда бушка? Җибәрегез әле мине...😇🫠... Бушка шул, бушка... — 30 сентября 2026 г. в 05:49:33.926
Берәр җиргә путевка юкмы икән анда бушка? Җибәрегез әле мине...😇🫠... Бушка шул, бушка.... Түләүлесенә акча калмады... Даруларга китеп бетте.... Иии, минәйтәм, Аллаһы сакласын инде чир - сырхаулардан, даруханә, хастәханә юлларын таптаудан... Өшкереп, бал бутап, сөт эчеп кенә үтә торган чирләр генә булсын берүк... Дару бәяләрен күреп, Кесә туры кечетә... Кечетүгә түзәрсең лә, Йөрәк туры чеметә..., диярсең... Авырмагыз, чирләмәгез, сырхамагыз, сау - сәламәт булыгыз, исәнлеккә бер ни җитми лә... Якыннарыгызга ныклы сәламәтлек насыйп итсен Ходай! Нервыланып, кирәкмәгән җиргә тыкшынып, кешенекенә кызыгып, гайбәтлеккә бирешеп, кычытмаган җирне кашып йөри торган чирләр, һава сулап, үзеңнекен карап, борын астыңны капшап, тормышыңның бары уңай якларын барлап, тиз арада тернәкләнү китереп җиңеллек белән үтсен дә, шушы бер мизгеллек дөньяда бары шатланып - сөенеп, булганына шөкер итеп, булмаганына әмин тотып, бәхетле тормышларда, тулы гаиләләр белән исән - имин яшәргә язсын!🤲 Кайгы-хәсрәтләргә, хәвеф - хәтәрләргә таручыларга сабырлык, түземлек, авыр хаста белән әрнүчеләргә җиңеллек, шифалы савыгу, җан ярасы белән тилмерүчеләргә күңел тынычлыгы бирсен Ходай🤲 Барчабыз да Аллаһы ризалыгында һәм рәхмәтендә булыйк!🤲❤️ Иң кара төннән соң да, алланып таң ата, Һәр авырлыктан соң, күркәм җиңеллек булыр, олы бәхет килер, Аллаһы боерса!❤️