Тормыш тормый яздан....
Тормыш тормый яздан.... Кешеләрем, тормышның сарылыгы да, сагышы да, ачы салкыннары да, зәһәр ялкыннары да җитәрлек... Бездән берни тормый, безнең хәлдән, көчтән килерлек күпме нәрсә генә бар икән соң... Үзебезгә җайлы итеп үзгәртерлек нәрсә бар?..... Нәрсә булдыра алабыз? ..... Әйе... Мәсәлән, сәгать телләрен күчереп куя алабыз... Монысы килә безнең хәлдән... Ә шул сәгать телләре белән бергә вакытны күчереп, кирегә борып, алга алыштырып буламы соң?... Юк... Димәк, без бик көчсез... Бу җиһанда без бик кечкенә..., тузан бөртекләре без.... Шул сәгать телен күчерү кебек галәмәт вак хәрәкәтне генә булдыра алабыз... Уйланырлык, әйеме... Әмма безнең уйлыйсы килми... Вакытыбыз күп бит әле.......... кебек.... Җүнсезлекләр кылабыз, тозсыз сүзләр сөйлибез, мәгънәсезлек эшлибез... Дорфа, горур, тәккәбер... Яшибез бит... Әлегә гөрләп бара... Әлегәәә... Як - ягыбызга каранмыйбыз... Ә анда күпмебезне сары сарган, сәгать кылларын күчерерлек хәл дә, теләк тә калмаган, безнең үзебездән берни тормаганын күптән аңлаган.... Күбегез әйтәдер инде, көндә шушындый нәрсәләр яза, гел моңсуны куя, туйдырды инде, дип.... Җанкайларым, тормыш тормый яздан... Бу төркемемдә күпме хәсрәтле, авыр йөкле кешеләрем барын мин бик яхшы беләм... Алар миңа һәр язмам саен рәхмәт укып язалар... "Рәхмәт, Алинә, синең шушы язмаларыңны укыгач, җиңел булып китә, хәлемне аңлаучы бар икән дип куям да, үзем генә түгел икәнлегемне аңлыйм..." Шундый кешеләрем өчен куям! Мин аларга кирәгрәк... Бары бер генә мизгелгә булса да җиңел сулап куя алалар икән, миңа рәхәт... Ул кешеләремә мин үзем рәхмәтле, чөнки аларга карап минем горурлыгым юкка чыга, дөньясына, кешеләренә булган ачуым югала, барлыгына, булганына шөкер итеп,һәр көнкүрешемә рәхмәт укырга өйрәнәм. Алар миңа яшәешнең чынбарлыгын күрсәтәләр. Күркәм сабырлык, түземлек, олы бәхет, бәрәкәтле озын гомер, ныклы сәламәтлек телим! Бөтен авырлыкларыгыз үзегез өчен бары уңай якка чишелеп, Аллаһның рәхмәтен тоеп, ярдәменә инанып, алдагы көннәрегездә җиңел сулап, шөкер итеп, бәхетле яшәргә язсын берүк, кешеләрем! 🤲🤲🤲♥️ Караңгы төннең ахыры, алсу, аяз, кояшлы таң белән төгәлләнсен!🤲💕 Хәерле имин көн, Җиһаным!❤️