Дускайларым, Аллаһның чиксез рәхмәтләре булсын һәммәгезгә!🫠❤️
Дускайларым, Аллаһның чиксез рәхмәтләре булсын һәммәгезгә!🫠❤️ Бүген залдан шундый нур бөркелеп торды, бик җылы кабул иттегез лә, шундый бирелеп, елмаеп-көлеп, алкышлап утырдыгыз! Үзем уйныйм, үзем уйлыйм, тамашачы энергиясе иң мөһиме артист тормышында... Сүзләрен, хәрәкәтләрен идеально ятласа да, тамашачы күтәреп алмаса, куәтләп тормаса, бармый ул, хет шунда этеп бар, уйнап булмый... Безне артист итүче, үрләргә күтәрүче, күңелләрне канатландырып, сәхнәне ду китеерттерүче - ул Сез, тамашачы дусларым!❤️❤️❤️ Ничә елләр дәверендә эшләп, бүгенге кебек залны беренче күрәнмендер кебек... Шул тиклем дә рәхәтлек кичереп уйнадык һәммәбез... Сезнең кебек тамашачыбыз башка җирдә юк ул! Баштарак куркытты... Чөнки, кич күптәннән сәхнә тотканыбыз юк, без бит ияләшеп беттек чараларны көндез үткәрергә... Халык булырмы икән, дип борчылдык... Сәхнәгә чыгып, залга күз салсааааааммы... Башларым әйләнеп китте... халыкның күплеге..... Шундый олы рәхмәт хисе кичердем, Валлаһи🤲🤲🤲 Кичен яхшырак та, рәхәтрәк тә икән әле ул, диярсең...🌝😁🫠❤️❤️❤️ Сез безнең искиткеч тамашачыларыбыз! Мең - мең -мең рәхмәтләр яусын сезгә!❤️❤️❤️ Мин сезне яратам, ихтирам итәм!!!❤️ Олыладыгыз бүген!