Туристлар көне
Туристлар көне Туристлар көне бит бүген, Бәйрәм өстенә бәйрәм, Бөтен дөньяда билгели, Туризм көнен белгән. Дөнья буйлап сәяхәттә Йөриләр кайберәүләр, Ял итәләр чит илләрдә, Яңалыклар күрәләр. Фотоларга төшерәләр Якты кичерешләрен, Альбомнарга да теркиләр Карарга күргәннәрен. Ял итәргә була бергә Табигатькә чыгып та, Туристлар кебек буласың Якында, янда гына. Экскурсия, сәяхәт, Шул ук туризм инде, Сокланабыз табигатькә, Нинди матур көз килде! Фәймә Зайнуллина
534 просмотров