Мәдәният хезмәткәрләре конференциядә тәҗрибә уртаклашты
Мәдәният хезмәткәрләре конференциядә тәҗрибә уртаклашты Яңа Әлем авылы мәдәният йортында районның мәдәният өлкәсенә караган оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашында конференция узды. Очрашуда Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, Актаныш районы башлыгы урынбасары Фәрит Заһертдинов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, башкарма комитетның социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Наилә Исламова катнашты. Конференция барышында мәдәният өлкәсендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, алдагы бурычлар билгеләнде. Район башлыгы Ленар Зарипов мәдәният хезмәткәрләренең җәмгыять тормышындагы әһәмиятенә тукталып, аларның халык белән эшләүдәге ролен билгеләп үтте. Ул шулай ук республика дәрәҗәсендәге чараларда район мәдәнияте вәкилләренең чыгыш ясавын, Актанышның үз тәҗрибәсе белән уртаклашуын ассызыклады. Актаныш информ язмасы Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/mdniyat/madaniiat-xezmatkarlare-konferenciiada-tariba-urtaklasty