Бөтендөнья йомырка көне октябрь аеның икенче җомгасында билгеләнә.
Бөтендөнья йомырка көне октябрь аеның икенче җомгасында билгеләнә. Бик тиз генә ашау өчен Кирәкме әзерләргә? Йомыркадан җайлы гына Ризыклар әзерләнә. Кирәк икән, бөтен килеш Пешереп кенә аша, Кыздырып та, тәбәсен дә, Әзерләп ашап була. Кальцийга бай, беләсездер, Сөякләрне ныгыта, Яшь балалар ашасыннар Күбрәк итеп йомырка. Унике төрдә витамин Белгечләр бар дип әйтә, Шуңа күрә һәр көн саен Ашарга тәкъдим итә. Йомырканың кабыгы да Бик тә файдалы диләр, Ашлама итеп куллана Аны белгән кешеләр. Сәламәт һәм нык булырсыз, Ашасагыз йомырка, Пешерергә дә уңайлы, Мактамыйлар бит юкка! Фәймә Зайнуллина