Менә ичмасам бәйрәм бу!
Менә ичмасам бәйрәм бу! Кем уйлап тапкан диген? Нинди бәйрәм? – дисегезме? “Әбиләр көне” бүген. Әбиләр күптер дип беләм , Дусларым арасында. Чын күңелдән котлыйм әле , Аларның барчасын да. Бәйрәм белән, әбекәйләр , Сихәтлек телим сезгэ . Оныкларны карашырга Көч-куәт бирсен безгә. Менә миңа ӘБИ диеп , Дәшә күпме оныгым. Шулар ӘБИ дип дәшүдән , Табам яшәү кызыгын. Оныклар да туып торсын, Алар тормышның яме. Алар нәсел дәвамчысы, Гаиләбезнең тәме. Бәйрәм белән, бар әбиләр, Котлыйм бәйрәм көнендә, Оныкларны карашырга Һәрвакыт әзер без дә! Фәймә Зануллина