Мин җанымны меңгә бүлеп — 17 сентября 2026 г. в 05:40:01.110
Мин җанымны меңгә бүлеп йөртәм, – Иң кечкенә кисәк – үземдә. Иң зурысы әни белән яши – Мин – ак балкыш әни күзендә. «Бисмилла»сыз бер көн яшәп булмый, Ә әнисез хәтта мизгел дә. Йөрәк сагынудан мөлдерәп тула, Әниемне күрәм көзгедә. Шәһәр ташын таптап йөрим әле, Бер минутка өйгә кайтсамчы. Сагынуны басар дару булса – Бирегезче, зинһар, бер тамчы. Минем җаным өйдә калган бугай, Тик буш гәүдә йөри, күрәсең. Әниемнең йөрәк җылысына Елак җанны килә төрәсем. Минем җаным әни белән йөри, Әни белән яши, әнидә!.. Мин гаепсез, җаным гына елый, Кайтып килим әле бер көнгә! Әниемнең йөрәк уты булса, Кирәк түгел миңа берни дә.🙏😥❤ Гөлнара Җәлилова Нурлы_канал