Бәхетме? – — 16 сентября 2026 г. в 05:21:16.132
Бәхетме? – аяк тавышларын узып, әни безне каршыларга чыккан... Бәхетме? – әни белән без бишебез, оныклар да шунда, туган йортта... Бәхетме? – әниемнең елмаюын күрәм самавырның җиз йөзендә... Бәхетме? – дәшә алам минут саен бүген әни диеп җир йөзендә... Бәхетме? – әнинең дә, үземнең дә улым диеп дәшкән чаклар әле. Бәхетме? – озын гомер, саулык биреп, сине, әни, Тәңре саклар әле... Бәхетме? әнинең ...сүгүе, әрләве, бәрүе, тетүе, дәшмәве... ...бары тик яшәве, яшәве... бик озак, бик озак яшәве...💞❤💗 Сөләйман Нурлы_канал