Уйнап оча сары яфрак, — 15 сентября 2026 г. в 06:52:01.124
Уйнап оча сары яфрак, Әйләнгәндәй талгын бию... Ә күңелдә баш әйләнгеч Сихри бер хис - көзге сөю. Алтын-сары өрәнгеләр Ут дөрләгән учак төсле! Көй агыла җиһан буйлап, Уш китәрлек, шундый хисле! Билләремнән коч та иркәм, Ал бөтереп, биик әйдә. Табигатьнең чуак чоры, Көз адашкан гүя җәйдә. Биик әйдә, онытылып, Көз дә гашыйк безнең төсле. Яздагыдан мең кат серле, Көз уянган сөю хисе! Гөлара Шәрәпова Нурлы_канал
261 просмотров