Загружаем публикацию…
Мы используем файлы cookie для работы сайта и аналитики посещаемости. Подробнее в Политике обработки данных и Правилах.
Бала чакта бары да ерак була: Ерак иде басу капкасы, Әллә кайда иде күрше авыл, Ничек кенә урап кайтасы! Үсеп җитеп булмас кебек иде... Интекмәдек озак баш ватып. Без түш белән шуып чыгып киттек Бала чактан... капка аслатып. Тик бер генә карамакчы идек Офыкларны авыл читеннән, Түбәләр дә инде күренмиләр... Ераккарак, ахры, кителгән. Хәтердәге җепнең бер башыннан Шул бала чак һаман тарткалар, Йөгереп кире кайтыр идек тә бит - Эчтән бикле калды капкалар! Харрас Әюп
Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.