Яшьлегеңне бүләк итәм сиңа –
Яшьлегеңне бүләк итәм сиңа – Иң шәп чагын, минсез үткәнен тик, Минле көннәр күз алдыңа килеп, Бүленмәсен татлы төшләрең дип. Яшьлегеңнең минсез чагында кал, Минле чакны каргамассың анда. Барыр юлым авыр, хушлашыйм да Чыгып китим каршы бураннарга. Яшьлегеңнең минсез чагында кал, Өстерәмә минле көннәр йөген – Иңнәреңнән как та тузаннарын, Кабат-кабат яшьлегеңә сөен! Яшьлегеңне бүләк итәм сиңа… Фәйрүзә Мөслимова
273 просмотров