Күңелләргә сагыш салып,
Күңелләргә сагыш салып, Көзләр дә җиткән икән. Куе урман өсләреннән Сарысын сибеп үткән. Пәрәвез җепләреннән ул Үреп куйган ятьмәсен. Чү! Кузгатма син аны, җил, Бу матурлык бетмәсен. Сары яфрак кулын изәп, Алтын көз саубуллаша. Үрелеп, нур сибә кояш Болыт ертыгы аша. Шушы нурлардан тулышып, Тагын ямь иңә җиргә. Сагыш түгел, муллык тула Алтын көз белән бергә. Күңелгә көзге муллыктан Бәхет, шатлык тула сыман. Ил-көненә өмет баглап, Киләчәккә атлый җиһан. (Суфия Мостафина) 🌼🌻🌾🍂🍁 Нурлы_канал
164 просмотров