Агардымы дөнья, каралдымы -
Агардымы дөнья, каралдымы - Уйнап алды җанда мең яшен. Тамчы тамды, җил сызгырып куйды Һәм сиздереп куйды: Мин яшим... Җирдән алган барыбер Җиргә кайта, Бер - газапка күмелеп, бер - көлеп, И баллана сулап алыр сулыш, И аллана офык өсләре! Акка гына һәм карага гына Бүлмик әле шушы төсләрне. Җирдә булсын, күктә, суда булсын - Бәйләнештә, диләр, барча төс. Язмыш үзе нинди төстә икән? Ә язмышта - һәркем бер шәхес... Агарырмы дөнья, каралырмы? Юа алырмы дөнья күз яшен? Тамчы тамсын, җил сызгырып куйсын Һәм сиздереп куйсын: Мин яшим... Нияз Акмал