2026 нчы елның 25 сентябрендә Минзәлә үзәк китапханәләр челтәре һәм районның Тауасты...
2026 нчы елның 25 сентябрендә Минзәлә үзәк китапханәләр челтәре һәм районның Тауасты Байлар авылы мәдәни тормышында якты һәм хәтердә калырлык зур вакыйга булды. «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында биредә заманча, күп функцияле модель китапханәне ачу тантанасы булды. Районда иң беренче модель китапханә бүген үз укучыларына ишекләрен ачты. Бу — гади бәйрәм генә түгел, ә авылның рухи тормышында өр-яңа сәхифә , буыннар арасындагы күперне ныгыту. «Модель китапханә» дигән гади яңгырашлы исем артында искиткеч зур хезмәт һәм авылның мәдәни тормышыңда яңа үзгәрешләр тора. Инде бүгеннән үк Тауасты Байлар авылы халкы өчен ул гадәти уку залы гына түгел, ә чын мәгънәсендә XXI гасыр киңлеге, аралашу һәм иҗат учагына әверелә. Искиткеч эчтәлекле һәм бөтен нечклекләренә кадәр уйланылган бизәлешле бина эчендә заманча, уңайлы җиһазлар куелган якты уку заллары, балаларның хыял дөньясын һәм логик фикерләвен үстерүгә юңалтелгән интерактив уен мәйданчыклары, югары тизлектәге цифрлы интернет тирәлекләре, гаилә белән рәхәтләнеп ял итү өчен җайланган уңайлы почмаклар урнашкан. Бу матур үзгәрешләр Татарстан Республикасы Милли китапханә белгечләренең фәнни-методик ярдәме, район хакимиятенең даими кайгыртуы һәм, әлбәттә, Минзәлә үзәкләшкән китапханә коллективының ихлас тырышлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Тантанага килгән мәртәбәле кунаклар — Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге җитәкчесе Люция Мәсгуть кызы Нәҗметдинова һәм Минзәлә районы башкарма комитеты рәисе урынбасары Нэля Габдулла кызы Бикеева үз чыгышларында китапханәнең яңа статусы һәм бу статусның аңа республика дәрәҗәсендәге бурычлар йөкләвен ассызыкладылар. Бәйрәмгә килгән мәртәбәле кунаклар арасында шагыйрә, прозаик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты , Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Лилия Гыйбадуллина да катнашты. Шагыйрә китапханәгә үзенең китапларын бүләк итте. Әлеге тантаналы чаралар мәктәп коллективы, район китапханәчеләре һәм авылның барлык халкы да катнашы. Бәйрәм җыр-моң, җылы котлаулар һәм күңел күтәренкелеге белән узды. Китапханә хезмәткәрләре бәйрәм чарасына килгән барлык кунакларга, авылдашларына үзләренә күрсәтелгән зур ышаныч өчен рәхмәт белдерделәр, әлеге шартларда үз хезмәтләрен тагын төрләндереп һәм иҗадирак эшләргә вәгъдә бирделәр. Тауасты Байлар авылының яңарыш кичергән китапханәсе һәрвакыт укучылар белән тулып торсын. Биредә үткәрелгән һәр чара, очрашу онытылмаслык булсын, китапларның битләре ешрак ачылсын. Яшь буынны китапка, туган телебезгә һәм тарихыбызга мәхәббәт уятучы изге йортта һәрчак балалар тавышы яңгырап торсын. Киләчәктә әлеге китапханә Минзәлә төбәгенең билгеле мәдәни үзәкләренең берсенә әйләнер, аның ишекләре һаркем өчен һәрвакыт ачык булыр.