🇷🇺Җир шарында бер шәһәр бар — 12 июня 2026 г. в 03:41:37.381
🇷🇺Җир шарында бер шәһәр бар Яшелләрдән яшел ул, Мөгаен да бу шәһәрдә Бәхетлеләр яши ул. ☀️Яши гөлләргә күмелеп, Елдан ел яшәреп ул "Нинди шәһәр соң?" - дисезме? Агыйдел шәһәре ул! 🌟Матур булып балкып тора Ул зәңгәр кул ярында Зур шәһәрләр дә кирәкми Агыйделен барында. 💐Ә тирә ягында аның Күпме балыклы күлләр! Балык тотып ял итәргә Килмиләр монда кемнәр! 🌈Чишмәләр бар, бар шәһәрдә Жиңү Мемориалы Куңелле утә кешенең Монда хәзмәте, ялы ✨Хәттә мәһәббәт күпере Бар монда яшьләр өчен, Бөтен шартлар бар шәһәрдә Бәхетле яшәр өчен. 💫Төзек - уңалый шәһәр дип, Соклана бит һәр кунак Ә халыклы Агыйделнең, Бик түземле һәм тыйнак 🌸Тыныч монда, рәхәт монда, Дус һәм тату кешеләр. Шәһәрдәшләр чын дуслардай, Туганнардай күршеләр 🌟Агыйделем тарихына, Язылсын матур сүзләр. Чисталыгын, сафлыгына Тимәсен берүк күзләр. 🎊Агыйделем, Горур булып, Җирдә мәңге яшә син. Матурланганнан матурлан, Яшергәннән яшәр син. ✍️Автор Танзиля Ханнанова #РәсәйКөнеБелән #Агидель

