Администрация муниципального района Ермекеевский район Республики Башкортостан
Без категории · 14 августа 2026 г.
“Әни, мине югалтма!” — 14 августа 2026 г. в 10:54:32.788
“Әни, мине югалтма!” Ярмәкәй районының Рәтәмак авылында яшәүче Зөлфирә апа Фәттахетдинова улының шушы соңгы сүзләрен бүген дә ишетә кебек “Әни, мине югалтма!”“Әни, мине югалтма!” “Әни, мине югалтма!” Ул гомер буе сәүдә өлкәсендә эшли, авылның нәкь уртасында урнашкан кибеттә сату итә. Бүген без күп әйберне кибеткә барып та тормыйча, Интернет аша яздырып алабыз. Ә 30-40 ел элек авылдагы кибет дөнья тоткасы белән бер була, дисәм дә ялгышмам. Бигрәк тә пәнҗешәмбе көнне, кибеткә яңа товар кайтканда. Бу көнне төштән соң кибеткә авыл халкы сабантуйга агылган кебек агыла... Зөлфирә апага шушы халыкның көенә торып, барысына да җылы сүз табып эш итәргә туры килә. “Аллаһка шөкер, эшләү дәверендә беркем белән дә сүзгә дә килмәдем, үземә дә кыек сүз әйтүче булмады. Рәхмәтләрне күп ишетергә туры килде”, – дип искә ала тыйнак, сабыр холыклы Зөлфирә апа. Шушы тыйнаклыгы, тырышлыгы Биктимер абыйны җәлеп итә дә инде. Авылда бөтен кеше дә күз алдында бит, җитмәсә Зөлфирә белән Биктимернең туган йортлары да бер-берсеннән ерак булмый Берсе – аскы урамда, елга буенда, икенчесе – өстәрәк. “Башта дуслашып йөрдек тә, аннары күз ныклап төште дә куйды. Шәһәр кызы иде бит”, – дип елмая Биктимер абый. Чыннан да, Зөлфирә апа 1954 елда Свердловскида дөньяга килә. Алты яшькә кадәр шәһәрдә яши. Ике телдә дә яхшы сөйләшә. Ә аннары әти-әнисе Миңлезәки абый белән Миңсылу апа туган якка әйләнеп кайтырга була. Тагын сабыйлары туа. Үсеп җиткәч, Зөлфирә Туймазы шәһәрендә сатучылыкка укып кайта. Биктимер колхозда тракторда, комбайнда эшли. 1972 елда ике яшь йөрәк кавышып, дөнья көтә башлый. 13 ел Биктимер абыйларның Болын урамында урнашкан төп йортында гомер итәләр. Аннары яңа йорт салып, авылның өске урамына күчәләр. “Ташулар элек көчле иде бит. Сүлле суы таша, елга ярларыннан чыга, кар базы су белән тула. Бәрәңгене вакытында чыгарып өлгермәсәң, билдән су ерып эшләргә туры килә. Сәламәтлек бөтенләй какшап беткәнче, бу су буеннан күчәргә кирәк дигән уйга килә Фәттахетдиновлар. Яңа йортка Зөлфирә белән Биктимер зур байлык белән күчә. 13 ел эчендә бер-бер артлы дөньяга өч уллары туа. Иң өлкәне – Илсур, аннан – Илнур, ә төпчекләре – Илдар. Малайлар эшсөючән булып үсә. Бигрәк тә Илдар. Аның бер кулында балта булса, икенчесендә чүкеч булыр. “Спортны яратты: футбол, волейбол, мылтыктан ату, гер күтәрүдә уңышларга иреште. Мактау кәгазьләре белән өй тулы. Тавышы да моңлы иде. Бигрәк тә “Талларым” җырын ярата иде”, – дип искә төшерә Зөлфирә апа. Бүген аның сүзләре ана күңелен ярып үтә... Кырларымда, болын, күлләремдә, Калмадым шул, нигә калмадым?! Кайткан саен, үпкәләгән кебек, Боек тора моңсу талларым. Талларым, талларым, талларым, Сезне тагын бер күрер идем, Талларым, талларым, талларым, Сезгә тагын бер кайтыр идем!

