Иске Мотабашта зур эшләр башланды!
Иске Мотабашта зур эшләр башланды! Бүген изге җомга көне. Бүген безнең Мотабаш авылы өчен бик истәлекле һәм тарихи вакыйга булды. Мәчет төзеләсе урында беренче азан яңгырады! Аны Галимшин Ралит Галимҗанович әйтте. Бу — Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм безнең барыбыз өчен дә зур сөенеч. Шушы ук көнне, мәчеткә нигез салу өчен, территорияне чистарту өмәсен оештырдык. Бу чара кешеләрне тагын да берләштерде. Авылыбыз ир-егетләре, хатын-кызлары, яше-карты — барыбыз да дәррәү кубып, кулга-кул тотынып эшкә тотындык. Чыннан да, бик зур, гаять күләмле эш башкарылды. Моннан тыш, бүгенге көндә авылыбыз «Аек авыл» конкурсында катнаша. Бу да — игелекле гамәл, чөнки иманлы, чиста һәм саф күңелле җәмгыять төзү — ул барыбызның да уртак максаты. Алда әле тагын да күп эшләр тора. Ләкин бүген мотабашлылар үзләренең игелекле эшләр өчен берләшә белүләрен тагын бер кат расладылар. Авылдашларның бердәмлеге, ихлас ярдәме һәм битараф булмавы күңелдә зур ышаныч уята. Аллаһы Тәгаләнең ярдәменә өметләнеп, ин шәә Аллаһ, бу мәчетне бергәләп төзербез! Аллаһ ярдәмчебез булсын. Амин🤲