Бары тик эшлэгэн хезмэтеннэн тэм, лэззэт тапкан кеше генэ доньяда узен бэхетле тоядыр. ... — 17 марта 2026 г. в 08:38:57.482
Бары тик эшлэгэн хезмэтеннэн тэм, лэззэт тапкан кеше генэ доньяда узен бэхетле тоядыр. Хезмэте белэн башкаларга, туган иленэ файда китеруенэ куанып,нинди генэ ауырлыклар булса да, куркып калмый , тырышлыгы белэн куйган максатларына ирешэ, яна урлэр яулый. Бу сузлэр чын мэгнэсендэ Роберт Тэлгать улы Зарипов турында. Ул 1940елнын 16 мартында Иске Балтач авылында гаилэдэ 1бала булып доньга килэ. Этисе шул ук елны Совет Армиясына китә,э аннан инде Ватан сугышына китә. Кечкенә Роберт энисе белэн Яна Балтач авылына кучеп яши башлыйлар, бэлэкэйдэн бик тырыш, энисенэ ярдэмчел ,ихтирамлы, ихтибарлы булып усэ. 1946 елны этисе исэн сау булып сугыш кырларыннан кайта, Роберт шулай усеп 1947 елда беренче сыйныфка кереп, 1957 елда унышлы мэктэпте тамамлагач Тюмень олкэсенэ эшкэ юллана, 1959 елга кадэр анда производствода эшли, шул ук елны Стэрлетамак авыл хужалыгы техникумына укырга керә, уку дэверендэ тырыш, алдынгы студенларнын берсе, спорт олкэсендэ дэ, уку йорты тормышында актив катнаша. Шунда ук булачак тормыш иптәше, Янаул кызы Филузэ Сафа кызы белэн таныша, 1963 елда унышлы укуын тамамлагач туган якларына эйлэнеп кайтып,, Урал "колхозында зоотехник булып, малчылык буенча рэисе урынбасары вазифасын башкара.1964 елда, Филузэ Сафа кызы техникумны тэмамлагач, алар ойлэнешеп икесе дэ «Урал» колхозында эшли башлый. 1967 елда кызлары Голназ, 1971 елда уллары Марс туа. Роберт читтэн торып Уфа авыл хужалыгы институтын тамамлый, 1975 елнын 14февралендэ аны ауыл хужалыгы олкэсендэ зур унышлар очен «Почет билгесе» ордены белэн билгелилэр.1978-1983елларда ул «Дружба» колхозы рэисе, 1983-1986елларда «Балтач» совхозында мал симерту комплексы житэкчесе булып эшли. 1986-1994 елларда «Урал» колхозы рэисе була. 1994 елдан хаклы ялга чыкканчы «Заря» колхозы житэкчесе. Русия Федерациясенын «Хезмэт ветераны» медале, куп грамоталар белэн булэклэнэ. Элеге вакытта Роберт улынын биш туганы: энелэре Рональд, Рим, Жэлил, сенеллэре Римма, Сания барсы да исэннэр, дус монэсэбэттэ, бер берсенэ ярдэм кулы сузып яшилэр. Энилэре Шэмсетап Сэумэн кызы 96 яшендэ фэни доньяны калдырды, аны кадерлэп карап, хормэтлэп сонгы юлга озаттылар. Роберт Тэлгать улы хэзерге конне дэ, яшенэ карамастан тик утыра алмый. Хаклы ялга чыккач авылнын килэчэге белэн яши куп еллар: мэчетнен эчен, тышын ремонтлау, рэшэткэлэрен узгэрту, зиратларны тэртипкэ салу эшлэрен оештырды. Узенен хужалыгында да тик утырырга яратмый, ул бал кортлары карый, бакчада торле жилэк жимеш, яшелчэлэр, чэчэклэр устерэ, балта остасы. Нинди генә чэчэк, жимеш усми унган хужалар бакчасында. «Гомерлек тормыш юлдашым итеп Робертны сайлауыма, язмышыма рэхмэтлемен. Мина, балаларга карата ихтибарлы, ихтирамлы булды» - ди Сафа кызы Филузэ. Роберт Тэлгать улы узен бик бэхетле саный. Уткэн гомер бер дэ укенелерлек тугел, дип 60 ел кулга кул тотынышып яши алар. «Эткэебез кебек сабыр, михербанлы этилэр сирэктер. Кешелэргэ ихтирам белэн карарга, тормышта уз юлыбызны табарга ойрэтте, ул уз урнэге белэн хэр вакыт туры юл курсэтте. Энкэебез белэн безне кадерлэп устерделэр. Эткэебез олы жанлы, безнен кинэшчебез, жылы кояшыбыз. Анын безгэ hэр сузе дога! Хэзер инде без узебез нэнэй, карт этилэр. Эткэебез белэн энкэебезнен 4оныгы, 3турыны усэ. Буген эткэебезгэ 86яшь! Туган конен белэн кадерлебез! Килэчэктэ дэ эткэебез белэн энкэебезгэ, зур эткэебез-зур энкэбезгэ сау сэлэмэт булып, шатлыкта-бэхеттэ, тигез тормыш телибез!» - дип язганнар Роберт Талгат улынын балалары. Авыл советы билэмэсе исеменнэн Роберт Талгат улын туган коне белэн чын кунелдэн котлыйбыз. Алдагы тормышында тазалык, тыныч парлы тормыш, балаларынын, оныкларынын яхшы хэбэрлэрен генэ ишетеп яшэвен телибез.

