✅Гали авылына - 200 ел — 14 июля 2026 г. в 17:57:38.035
✅Гали авылына - 200 ел Әгерҗе районы Девятерня авыл җирлегенә керүче Гали авылы нигез салынуга - 200 ел. Шул уңайдан 25 июль көнне сәгать 11дә Галидә яшәүчеләр һәм читтә гомер кичерүче якташлары зур бәйрәм оештыралар. 🤗Гали авылы тарихында эз калдырган шәхесләр, авылның үткәне, хәзерге тормышы турында мәгълүматлар тәкъдим ителәчәк. Сәхнә осталары чыгышлары, спорт ярышлары бәйрәмнең матур бизәге булачак.

