Остазыбыз китте арабыздан... — 7 августа 2026 г. в 13:39:47.313
Остазыбыз китте арабыздан... Бүген 72 яшендә мөгаллим, Мөслимовлар педагогик династиясенең бер вәкиле, Фәйзуллина Дилүсә Хәбибрахман кызы вафат булды. Әгерҗе районы Үтәгән урта мәктәбе директоры. Педагогик эшчәнлеген 1970 елда Әгерҗе районының Тәбәрле мәктәбендә өлкән пионервожатый булып башлый. 1975 елдан Үтәгән урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1979 елда КДУны тәмамлый. РФның почётлы хезмәткәре, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Дилүсә Хәбибрахмановна безнең күңелләрдә һәрчак олы йөрәкле, һәркем белән уртак тел табучы, гел көләч йөзле, күтәренке рухлы булып истә калыр. Хуш, хөрмәтле остазыбыз. Авыр туфрагыгыз җиңел, караңгы гүрләрегез якты булсын.

