✅Өлкән буын активлык күрсәтә
✅Өлкән буын активлык күрсәтә 🖍Әгерҗе районы өлкәннәре иртәнге сәгатьләрдә үк сайлау участокларына киләләр. 📌Бүген 20 сентябрь – Россия Федерациясе Дәүләт Думасының тугызынчы чакырылыш депутатларын сайлауларның өченче көне. ✅Күптән түгел 90 яшьлек олуг юбилеен каршы алган Девятернядан Мәсгуть Миннегалиев 507нче, Үтәгәннән 94 яшьлек Хәйдәр Гыйззәтуллин 506нчы сайлау участокларына килделәр. Алар икесе дә – хезмәт ветераннары. Озак еллар колхозда эшләгәннәр. Мәсгуть абый урманчылыкта да хезмәт куйган. – Балачагыбыз авыр елларга туры килсә дә, картлыгыбыз рәхәттә уза. Бала-оныкларыбызга да шундый бәхетле тормыш насыйп булсын, диделәр хөрмәтле өлкәннәребез.